16+

Иң рәхәт тормыш – авылда!

Шаршады авылыннан Гөлнара белән Минсәгыйт Әхмәтовлар салада яшәү иң рәхәте дип саныйлар.

Шаршады авылыннан Гөлнара белән Минсәгыйт Әхмәтовлар салада яшәү иң рәхәте дип саныйлар.

Дөрес, тырышлык кирәк, дип өсти алар. Ә бу сыйфат аларда җитәрлек. Әхмәтовлар 36, 72, 104 йомырка сыйдырышлы инкубатор алганнар, каз, күркә, үрдәк, бройлер тавыклар үстерәләр, дип хәбәр итә район газетасы. Көз җитсә гаилә урманда. Гөмбә җыя. Аннары гөмбә ризыкларын Әгерҗе, Менделеевскка алып барып сата. Гөлнара бик уңган бакчачы. Кул эшләренә дә оста, бәйли. Минсәгыйт абый да меңдә берне булдыра. Үзе трактор җыеп чыккан. Аның белән печән әзерли. Гаиләнең төп бизнесы – казылык җитештерү. Әхмәтовларның татар казылыкларын тирә күрше районнарда да яратып алалар икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading