16+

Яңа ел төнендә Казанда ничә сабый туган?

Яңа ел төнендә Казанда 14 кыз һәм 15 малай туган

Яңа ел төнендә Казанда 14 кыз һәм 15 малай туган

Беренче баланың тууы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. 

31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга каршы төндә Татарстан Республикасы башкаласында 29 бала – 14 кыз һәм 15 малай туган.

Беренче булып 2940 грамм авырлыктагы кыз дөньяга килгән. Аның тууы 5:16 сәгатьтә 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә теркәлгән. Әни кешенең бу беренче баласы, дип хәбәр иттеләр ТР ССМ Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading