16+

Яшь гаиләләргә яңа төр ярдәм күрсәтеләчәк

Яшь гаиләләргә Россиядә җитештерелгән машина алу өчен бер миллион сумлык сертификат бирә башларга мөмкиннәр, дип яза «Российская газета».

Яшь гаиләләргә Россиядә җитештерелгән машина алу өчен бер миллион сумлык сертификат бирә башларга мөмкиннәр, дип яза «Российская газета».

Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Сертификаты ия булу өчен ир һәм хатын 35 яшьтән яшьрәк булырга тиеш.

Сертификатка беренче баласы туган гаиләләр исәп тота алачак. Гаиләнең кереме елына 3 миллион сумнан да югары булмау шарты да бар. Аларның берсе генә булса да Россия гражданины булырга һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәргә тиеш.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, яшь гаилә машинага мохтаҗ, чөнки аның ярдәмендә баланы балалар бакчасына, сырхауханәгә, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Машиналарнын бэясен арттырырга тагын бер сэбэб

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безгэ монсы да юк икэн

      Мөһим

      loading