16+

Яшүсмерләрдән 200-350 сум акча таләп итә башлаганнар

Казанда, Воронежда, Калининградта, Пензада һәм башка шәһәрләрдә җинаятьчеләр мессенджерларда каналлар булдырып, яшүсмерләрне мыскыллый торган фотолар урнаштыралар һәм язманы бетерү өчен акча таләп итәләр икән.

Бу хакта үзенең телеграм-каналында «Куркынычсыз интернет лигасы» директоры Екатерина Мизулина хәбәр итә.

Фотодан тыш, канал авторлары балигъ булмаганнарның шәхси мәгълүматларын тарата. 

- Мәгълүматны бетерү өчен банк карталарына 200-350 сум күчерүне таләп итәләр, комментарийда “бурычны кайтару” дип язарга сорыйлар, - дип яза Мизулина. 

Ул Генпрокуратурага мөрәҗәгать итәргә вәгъдә итә һәм банкларны мондый түләүләрне тикшерергә чакыра. Зыян күрүчеләр була калса, Мизулина әти-әниләре белән бергә полициягә гариза язарга киңәш итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading