Быел «Озын тәнәфес – Большая перемена” бәйгесе шәһәрнең 125 мәктәбеннән 3 меңнән артык укучыны берләштерде.
Скопировать ссылку
Быел «Озын тәнәфес – Большая перемена” бәйгесе шәһәрнең 125 мәктәбеннән 3 меңнән артык укучыны берләштерде.
Балалар белән бергә аларның укытучылары да чарада катнашты. Дәресләрдән тыш репетицияләр, сайлап алу турлары артта калды, ниһаять, “Большая перемена” бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Беренче урын алган Совет районының 180нче полилингваль гимназиясе 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу акчалар мәктәпкә махсус җиһазлар алу өчен тотылачак.
Бәйгенең йомгаклау өлеше зур Гала концерт белән төгәлләнде. Анда сайлап алу турларын узган иң яхшы чыгышларны тәкъдим иттеләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, «Большая перемена» - ул укучылар, аларны әзерләгән әти-әниләре, педагоглары өчен дә күңелле вакыйга. “Теләсә кайсы җитәкче дә үз мәктәбен, укучыларын мактау пьедесталында күрергә тели. Ләкин бу – бәйге, әмма, анда җиңелүчеләр юк. Нәтиҗә бер: балалар безне ел саен талантлары белән сөендерә, иҗат җиңә”, – ди Илсур Метшин. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Комментарийлар