Буада фестиваль төгәлләнде
Буа татар дәүләт драма театрында бу арада «Идел-Урал» фестивале узды. Ачылышта театрның директоры Раил Садриев киләсе елга аның халыкара фестиваль буларак узачагын әйтте.
Скопировать ссылку
Буада фестиваль төгәлләнде
Буа татар дәүләт драма театрында бу арада «Идел-Урал» фестивале узды. Ачылышта театрның директоры Раил Садриев киләсе елга аның халыкара фестиваль буларак узачагын әйтте.
Беренче көнне үк тамашачы Коми республикасы артистларының уйнавын яратып карады. Башка көннәрдә алар Казахстан, Удмуртия, Калмыкия, Мари Эл, Башкортстан республикалары һәм башка төбәк театрлары белән таныштылар. Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәре буенча куелган спектакльне алып килгән иде. Тамашачы аның режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев тарафыннан куелышын, артистларның уенын аеруча яратып калды. Камаллылар «Диләфрүз» спектаклен алып барды. Курчак театрлары исә нәни тамашачыларга үз спектакльләрен тәкъдим итте.
- Бу фестиваль безнең өчен гаҗәп булды. Без тамашачыга зәвык тәрбиясе бирүне максат итеп куйган идек. Моңа ирештек дип саныйм, - диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Тамашачы ике атна дәвамында төрле театрларны карап, үзләренчә бәя бирде, рухи азык алды.Катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Комментарийлар