"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе эштән китә
2021 елдан «Идел» яшьләр үзәген Зөлфия Ибләминова җитәкләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2021 елдан «Идел» яшьләр үзәген Зөлфия Ибләминова җитәкләде.
Үзәктә ул 2018 елдан эшләде. Ул бу вазифадан үз теләге белән китүен әйтте. Үзенең урынына ул чыгышы белән Омск өлкәсенең Тайчы авылыннан булган татар активисты Наилә Галиеваны тәкъдим иткән.
«Наилә – активист, ул безнең эшне эчтән белә, барлык проектлар белән таныш. Ул Татар яшьләре көннәре лидеры исеменә дә лаек булган иде. Балалар проектларында спикер буларак та катнашты. Наилә төбәкләрдәге оешмаларның эшчәнлеге белән таныш, үзе дә оешма җитәкләгән кеше. Аны төбәкләрдәге активист яшьләр белә. Мин Наиләгә уңышлар гына телим», – дип сөйләде Зөлфия Ибләминова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Идел» яшьләр үзәгенең элеккеге директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина рәсми карарның чыгуын әйтте.
«Наилә үзен лидер буларак танытты, аның төбәктән булу да әйбәт. Ул бик төпле, күп еллар фәнни эшчәнлек тә алып бара. Ул үзенең туган авылы – Тайчыда бик күп проектларны чынга ашырды. Аның турында «Идел» яшьләр үзәге үзе үстереп чыгарган кадр, дип әйтеп була. Ул яңа проектларны тормышка ашырыр, дип ышанам. Киң колач җәеп, рәхәт итеп эшләсен иде, ә без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», – диде ул.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Авыл
“Яңгыр черетеп бетермәсә, быел җиләк күп булырга тиеш”
-
#Кыскача яңалыклар
Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре катнашамы?
-
#Шоу-бизнес
Алсу Абульханова ашаусыз тора ала, чәйсез – юк.
-
#Сәламәтлек
Балалар хастаханәләрендә “корылтай”: сынган аяк-кул, ярылган баш һ.б.
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
Комментарийлар