16+

Игътибар! Татарстанда суыта...

Бүген - 3 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак.

Бүген - 3 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак.

Урыны белән кар, көндез җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез һава температурасы +2дән -1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Шимбә көнне, 4 декабрьдә, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Һава температурасы -2дән +1 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Шул ук вакытта Татарстан «чираттагы циклон йогынтысында булачак». Атмосфера фронтлары үзләре белән җепшек кар алып киләчәк, яңгыр явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбе көнне, 5 декабрьдә, циклон көнчыгышка таба китәчәк. Төнлә, нигездә, кар булырга мөмкин. Төбәк буенча урыны белән буран көтелә. Көндез атмосфера басымы күтәреләчәк һәм явым-төшемнәр тукталачак. Һава температурасы тәүлек дәвамында 0-5 градус тирәсендә була.

Шул ук вакытта, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 6 декабрьдә, Татарстан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем көтелми. Температура 4-9, ә кайдадыр 13 градуска кадәр салкынайтачак.

7 декабрьдә төнлә явым-төшем булу ихтималы бик аз, ә сишәмбе көндез яңадан кар явачак. Һава температурасы төнлә -13тән -18 градуска кадәр, көндез -4тән -9 градуска кадәр фаразлана.  

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading