16+

Ике яшьлек баланы коткарган Альберт Бикмуллин МХОга китә

7 февраль көнне Казанның Юдино микрорайонында кызчыкны коткарып калган ир махсус хәрби операция зонасына китә.

7 февраль көнне Казанның Юдино микрорайонында кызчыкны коткарып калган ир махсус хәрби операция зонасына китә.

Исегезгә төшерәбез, 35 яшьлек ир наркотиклар тәэсирендә саташа башлый, аңа өендә янгын башланган кебек тоела. Ул 21 яшьлек хатыны белән арендага алган фатирда яшәгән. 

Наркоман ир «баланы тәрәзәдән атам!» дип кычкыра башлый, балаларны «коткарыр» өчен урамга ташлыйм, ди, 2 яшьлек улын һәм 1 яшьлек кызын тәрәзәдән урамга чыгарып тора.

Моны урамда Альберт Бикмуллин күрә. Альберт Бикмуллин – машина йөртүче, гадәттәгечә, беренче каттагы кибеткә товар китергән була. Аның үзенең 5 баласы бар. Ул 1нче каттагы кибетнең түбәсенә менә, ыргытмаска куша. «Мин аңа «бу бит – балалар, ыргытма, акылыңа кил, нишлисең» дип әйттем. Ул һаман: «Пожар!» – дип кычкыра. Берни дә янмый, дип әйттем, ул балаларны эчкә алып кереп китте», – дип сөйли Альберт.

Әмма ир барыбер бер баланы тәрәзәдән ата. Альберт Бикмуллин һавада килеш баланы тотып кала, алар кар көртенә авалар. Кызның кулы сына, баш мие селкенә, әмма ул исән кала. Наркоман ир кулга алынган, суд карарын көтә. 

"Ватанны сакларга телим. Махсус операциянең тизрәк тәмамлануын, җиңүне якынайтыр өчен үз өлешемне кертергә телим", - дигән Альберт Бикмуллин контрактка кул куеп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading