Татарстанда алдагы көндә ике хатын-кыз поезд астында калып үлгән, шуларның берсе - Зәй янында.
Билгеле булганча, бу вакыйга Якты Күл - Зәй тимер юлында булган, хатын-кыз "Круглое Поле - Бөгелмә" тимер юл составы астында калган. Һәлакәт сәбәпләре һәм һәлак булучының шәхесе билгеләнә. Хатын-кызга якынча 50 яшь, ди тикшерүчеләр.
Икенче бер каза Казан янында була: олы яшьтәге хатын Тихорецкая - Вахитово юлында аэропорттан килгән электричка астына кергән.
Бу хәл Казан янында 11 гыйнварда була. "Аэропорт-Казан" маршруты электричкасы машинисты юлда торучы хатын-кызны күрми кала. Һәлак булучыга якынча 50-60 яшь булган. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Тикшерүчеләр хатын-кызның шәхесен, шулай ук килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклау өстендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар