Татарстанда ике укытучы миллионга якын акчасын югалтырга өлгергән инде.
Алдарак Баулыда яшәүче 55 яшьлек көллият укытучысының 420 меңен аферистларга тапшырганын язган идек. Ә менә Алабуга укытучысына ярты миллионы да кызганыч түгел, акча гына артсын. Ул да акчасыннан колак каккан. 570 меңне биржада уйнап югалткан. 67 яшьлек хатын интернет-сайтларның берсендә биржа сатуларына инвестицияләр кертүдән җитди табыш алырга мөмкин икәнлеген укый. Хатын администратор белән элемтәгә керә һәм тегесе аңа акчаны ниндидер исәп-хисап счетларына күчерергә куша. Укытучы аферистларга акча күчергән. Ялган торглардан керем килмәгәч, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.
Интернеттагы сату-алуларга саграк карыйк. Җыйган акчалар бит инде бу! Юкка ышанып, акчаларыгызны югалтмагыз. Бушлай сыр тәбедә генә.
Фото: aif.by
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар