Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучыларның “Илһам” бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланды. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этапларын 17-23 мартта Чаллы, Чистай, Казан, Арча һәм Әлмәттә үткәрү планлаштырылган.
Быел бәйгегә барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән. Шуларның 19 ы – Мәскәү, Оренбург, Новосибирск өлкәләреннән, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл республикаларыннан һәм Пермь крае кебек Россия төбәкләреннән килгән.
Гомумән жанралр буенча санаганда, шигърияткә 418 эш килгән. Прозага – 193, драматургиягә – 26, журналистика – 110 эш кабул ителгән булган. Нәтиҗәләр ясау апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар