16+

Илгиз Шәйхразиев балалар өчен җырлый башлаган

Бүген You Tube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа клиплары дөнья күрде. Госман Садә сүзләренә язылган, Резеда Ахиярова көй иҗат иткән.

Бүген You Tube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа клиплары дөнья күрде. Госман Садә сүзләренә язылган, Резеда Ахиярова көй иҗат иткән.

«Әссәламәгаләйкүм» җыры дөнья татарларына да билгеле. Әлеге җырны күпләр Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев башкаруында хәтерли торгандыр.

Ә 1990 нчы елларда “Әссәләмәгаләйкүм”не кечкенә Муса Маликов балалар дөньясына алып кергән иде.  Ул чорда мәктәптә җыр дәресләрендә һәр бала шушы җырны өйрәнде, бәйрәм чаралары да әлеге җыр белән башланды. Ул гимнга әйләнде дисәң дә була. Ә бүгенге 21 гасыр балалары “Әссәләмәгеләйкүм”не җырларга әзер микән?

\«СалаваTik»ларга яңа җыр тәкъдим иткәндә, һичшиксез, алар белән киңәшләшәбез. Чөнки аларга ошамаган, күңелләренә хуш килмәгән җырны башкарсалар, ул җыр безнең нәни тамашачыларыбызның күңелләренә дә барып ирешми. «СалаваTik»лар җырны җылы кабул итте. Сүзләрен дә тиз отып алдылар. Ә сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итегез әле, нинди тирән эчтәлекле бит ул.
“Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламәгаләйкүм!”

Без кечкенә чакта бу җырны тыңлап, җырлап үстек. Бүгенге заман балаларына да ишеттерәсебез, җырга яңа сулыш бирәсебез килде. «СалаваTik»лар җырны танылган җырчы Илгиз Шәйхразиев белән башкарырга теләк белдерделәр”, – ди  «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар белән клипта төшәргә  дигән тәкъдимгә бик рәхәтләнеп риза булдым. Мондый күңелле чаралар,  проеклар миңа бик ошый, шуңа да мине ризалаштырырга бик җиңел. Икенчедән, үземнең дә ике улым үсеп килә. «СалаваTik» балалар өчен аңлаешлы, алар телендә эшләнгән шәп проект”, – ди Илгиз Шәйхразиев.

«СалаваTik»лар белән җыр яздыру һәм төшерү вакытында Илгиз дә үзенең бала чагын искә төшерде. «Әти белән баянга кушылып такмаклар җырлый идем», – ди. «СалаваTik»лар  шундый шук, һәрберсе акыллы. Алга таба аларга матур җырлар, музыка өлкәсендә уңышлар hәм зур чараларда тагын күрешүебезне теләп калам», – дип тә өстәде җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading