Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасы социаль эчтәлекле, диде Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
– Юлламада демография, күп балалы гаиләләргә ярдәм, ипотека, сәламәтлек саклау кебек социаль темалар күтәрелде. Татарстан Президенты ярдәмендә без бу юнәлешләрдәге мәсьәләләрне чишү буенча байтактан шөгыльләнәбез. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларын, үсмерләр клубларын төзекләндерү буенча республика программалары гамәлгә ашырыла. Мәктәпләр төзү федераль программага әверелде, бу – мөһим программа. Бездә балалар күп, әлегә мәктәпләрдә икенче сменада укучылар да күп. Быел 10 балалар бакчасы төзелә.
Чүпләрне төрләренә аерып җыю мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана, спорт корылмалары төзибез. Безнең максат – хәзер казанлыларның 50 процентының спорт белән даими шөгыльләнүенә ирешү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар