16+

Илсөя Бәдретдинова ни өчен елаган?

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың Яшел Үзәндәге концерты өзелгән.

Илсөя Бәдретдинова ни өчен елаган?

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың Яшел Үзәндәге концерты өзелгән.

Техник сәбәпләр аркасында, Илсөя Бәдретдинова килгән тамашачы алдында гафу үтенергә һәм концертны башка көнгә күчерергә мәҗбүр булган. 

«Кичә, техник сәбәпләр аркасында, Яшел Үзәндәге концертыбыз булмады. Иртәнге 9.00да килеп, аппаратураны куя башлаган идек. Бар да яхшы кебек иде. Концерт башланыр алдыннан барлык техника эштән чыкты. 

Без беләбез барыгызның да борчылганын. Тик, аңлагыз, башка чарабыз юк. Безнең иң якын датабыз – 14 март. Бу –  безнең бердәнбер буш көнебез. Чөнки калган шәһәрләрдә дә билетлар сатылып беткән. Әгәр мөмкинчелегегез булса, 14 март көнне килә алабыз, дисәгез, шушы ук билетлар белән сезгә гөрләтеп концерт куярбыз. Әгәр дә килә алмыйсыз икән, акчаларыгызны кире кайтарырбыз. Зинһар өчен гафу итегез», – дигән Илсөя. 

Концертка Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев та килгән булган. Тамаша өзелүгә карамастан, ул җырчыга Рәхмәт хаты да тапшырган. Халык та яраткан җырчыларына кәнәгатьсезлек белдермәгән, гөрләтеп кул чабып озаткан. Алып килгән чәчәкләрен дә бүләк иткәннәр үзенә. 

Соңыннан Илсөя бер генә тамашачының да билетын кире тапшырмавы хакында хәбәр иткән.

«Мин бик зур рәхмәтлемен сезгә. 20 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр мондый хәл. Аппаратура аркасында бит. Ә аппаратурасыз без концерт куя алмыйбыз, чөнки ул шоу программа булырга тиеш иде. 14 мартта килгәч, бөтен репертуарымны җырлап чыгам», – дип сүз биргән Илсөя. 

Иң начары – тамашачылар таралып 4 сәгать узу белән, бөтен аппаратура да эшли башлаган. «Бөтен нәрсә эшли: ут та, экран да эшли. Еладык утырып. Нәрсә булды, аңламадык», – дигән ул. 

"Интертат"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading