«СПАС» проектында керәшен утары тәкъдим ителәчәк. Август бал, чикләвек һәм алма спасы белән дан тотканга, тематик фотозона һәм мастер-класслар булачак.
«Җәйге Алан» проектында баланы вакытлыча калдырып торырга мөмкин булачак, ул халык уеннарын танып беләчәк һәм аларда катнашачак.
Төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк, аның сюжетында шәлнең тарихы, кичләрен шәл бәйләү һәм яшь кызларны бу һөнәргә өйрәтү тарихы ята. Алга таба сәхнәгә үзешчән сәнгать осталары, Татарстан Республикасы кунаклары чыгачак.
Фестивальнең хэдлайнеры – «Зәкәрия» фолк төркеме. Фестиваль азагында мәйдан үзәгенә 3D форматтагы шәл чыгарылачак. Шул рәвешле, нечкә җептән 3D форматындагы шәлне ничек бәйләргә икәнен күрсәтәчәкләр.
Фестиваль Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәк», Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.
Комментарийлар