16+

Иң таралган күз авыруларын атадылар

Татарстанда 400 меңнән артык кешедә күз авырулары теркәлгән.

Татарстанда 400 меңнән артык кешедә күз авырулары теркәлгән.

Республика офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире, табиб-офтальмолог Ольга Зверева 2023 ел ахырына булган статистиканы китерде. 

Күз авырулары арасында иң таралганнары – катаракта (ул 57 меңнән артык кешедә табылган), күзнең челтәр катлавы үзгәреше, шул исәптән арткы полюс дистрофиясе (12,5 мең кешедә теркәлгән), күзнең дибетик зарарлануы (17,5 мең күзәтелә), глаукома (36 мең татарстанлыда үсеш алган). 
Күз белән бәйле проблемаларның күпчелеге исә күз күрүе начарлану белән бәйле. 185 меңнән артык кеше якыннан яки ерактан начар күрү, астигматизм кебек патологияләр белән яши.

Күз белән бәйле проблемалары булганнар арасында 150 меңгә якыны 18 яшькә кадәрге балалар, 250 меңе – өлкәннәр. Балалар һәм үсмерләрдә бу, гадәттә, күз күрүе начарлану белән бәйле аномалияләр. Әмма күз нервы атрофиясе, яңа туган сабыйларга хас патологияләр һәм хәтта күз органнары онкологиясе табылган нәни пациентлар да бар, дип белдерде Ольга Зверева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading