16+

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун: танылган журналист вафат...

«Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган булган. — Үз, урының да Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!"

«Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган булган. — Үз, урының да Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!"

Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Мөслимә Шәфыйк вафат. Аны иртәгә Магнитогорск каласында җирлиләр. "Мөслимә ханым фани гомеренең соңгы айларында Магнитогорскида кызы гаиләсендә яшәде һәм бакыйлыкка күчте, - дип хәбәр итә "Ярдәм" фонды. - «Ярдәм» хәйрия вакыфында тәрбияләнгән, ике ел элек вафат булган Әлмирә Әдиятуллинаны югалтуны ул авыр кичерде. Чөнки Мөслимә апа белән Әлмирә апа гомерлек дус һәм фикердәш иде. Радио-журналист Мөслимә Шәфыйк Әлмирә Әдиятуллина турында: «Без университетта да бергә укыдык, аңа кадәр Тукай клубына да бергә йөри идек, гомер буе бергә булдык. Балалар да бергә үсте. Олы җитәкчебез, әйдәүче булды, хәзер ул безгә бик кирәк»,  — дип сөйләгән иде. Үзе исә «Татар-Ислам» интернет-газетасында чыккан соңгы мәкаләсендә: «Җәннәтләреңдә дә шулай бергә булуларны насыйп кылсаң иде, Раббым!» — дип язган булган. — Үз урының да Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сау бул Мослимэ апа

    Мөһим

    loading