Иннополистагы төзелештә янгын чыккан.
Иннополиста төзелеп килүче яңа бинада янгын чыгу турындагы хәбәр бүген иртән 9:21 сәгатьтә килеп ирешкән.
Әлеге урынга Югары Ослан районының янгын-коткару гарнизоны көчләре килгән. Ачыкланганча, янгын төзелеп бетмәгән 6 катлы йортның подвалында чыккан.
Подвалда солярка саклануы мәгълүм. Йорт түбәсендә исә эшчеләр эшли. Аларны коткару өчен Иннополиска махсус баскыч җибәрелгән.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар