Инстаграмдагы сторисларда хәзер ТАССРга 100 ел логотибы белән маскалар кулланырга мөмкин.
Әгәр үзеңне ТАССРга 100 тулуга нисбәтле итеп күрсәтәсең килә икән, @kirmos_info рәсми аккаунтындагы “Маски” бүлегеннән төрле язу-бизәкләр алырга мөмкин.
Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге гамәлнең тәкъдим итүчеләр булып Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте тора. Бу маска-рәсемнәрдән теләгән һәрбер кеше бушлай куллана ала. Экранга кул тидереп кенә, башыңа түбәтәй дә кидерә аласың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар