16+

Интернет йолдызы Виктор Казан мәчесе белән танышты

Берничә ай эчендә интернет йолдызына әйләнгән Виктор атлы мәче Казанга кунакка килде. Аны башкалага Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чакырган иде.

Интернет йолдызы Виктор Казан мәчесе белән танышты

Берничә ай эчендә интернет йолдызына әйләнгән Виктор атлы мәче Казанга кунакка килде. Аны башкалага Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чакырган иде.

Владивостокта яши торган симез Виктор узган ел ахырында танылу алды. Хуҗасы Михаил Галин аны самолет салонына үзе белән аласы булган. Бу мөмкин дә, әгәр дә мәчеңнең авырлыгы 8 килограммнан артмаса.

Ә Виктор төп-төгәл 10 килограмм булып чыккан, шуңа да самолет салонына кертергә теләмәгәннәр. Аның урыны багажлар янында дигәннәр. Михаил аптырап тормаган, теркәлү узган вакытта үз мәчесе урынына башка кечкенәрәк мәчене үлчәткән дә Виктор белән бергә самолетка кереп утырган.

Соңыннан моның турында социаль челтәрдә сөйләгән. Бу хәл турында алар очкан авиакомпания вәкилләре белеп алган да Михаилның соңгы ундүрт елда җыелган бонус балларын бетергән. Шуннан соң аңа бик күп компанияләр үз бонусларын тәкъдим итте. Алар арасында зоокибетләр дә, таксилар да, иминият компанияләре дә булган. #ЯМыТолстыйКот #ЯМыКотВиктор хештегы белән мәчене яклап чыгучылар да шактый иде. Виктор турында Сергей Иванов та белеп алган һәм бездә мәчеләр турында тулы бер тарих та бар дип, аны Казанга чакырды.

Виктор Казанга поезд белән килде. Хуҗасы белән аңа өч көнлек программа әзерләнгән. Алар Иннополиста, Зөя утрау-шәһәрчегендә, музейларда булачак. Журналистлар белән очрашканчы, Кремль яр буенда йөргәннәр. Михаил, Казанның кунакчыл шәһәре турында ишетеп белә идем, чынлап та шулай булып чыкты, диде. Виктор белән журналистлар шәһәр үзәгендәге Казан мәчесе һәйкәле янында очрашты.

Михаил Казанга туры Владивистоктан түгел, Мәскәүдән килешләрен сөйләде. Викторны анда мәчеләр күргәзмәсенә мактаулы кунак буларак чакырганнар икән. Ноябрьдән бирле мәче 2 килограммга ябыккан, махсус диетада тора. Хуҗасы әйтүенчә, ул артыгын ябыга да алмый, чөнки нәселе шундый.

– Мин аны гади токымлы дип уйлый идем. Ветеринарлар Викторның кыска йонлы Көнбатыш Европа токымлы булуын әйтте. Аны миңа Раштуага бүләк иттеләр, ул вакытта Викторга бер генә ай иде, – дип сөйләде ул.

Дүрт ел эчендә хуҗасы белән алтынчы тапкыр сәфәргә чыга икән. Михаил аны, стресс булыр дип, юлга үзе белән алмаска тырыша. Аерым очракларда гына ул хуҗасына сәфәрдәш була. Мәскәүдә хайваннарны самолетка алу кагыйдәләренә багышланган матбугат конференциясендә дә катнашырга өлгергәннәр. Михаил күптән түгел хайваннарны самолетта йөртү шартларын яхшырту турында тәкъдимнәр булдыру эшендә дә катнашкан. Алар Дәүләт Думасына һәм Транспорт министрлыгына тапшырылды, нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм, ди Михаил.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading