16+

Ипотека ставкасы күтәрелә, фатир бәяләрендә үзгәреш булырмы?

Айлык ипотека түләве хәзер, ярты ел элек булганнан, бер ярым тапкырга күбрәк булачак.

Айлык ипотека түләве хәзер, ярты ел элек булганнан, бер ярым тапкырга күбрәк булачак.

Үзәк банк төп ставканы 15 процентка кадәр арттырганнан соң, банклар ипотека "прейскурантларын" яңадан карый башлады, дип хәбәр итә “Российскя газета”. Хәзер ул, 2 проценкта артып, якынча 16,4-17,29 процент тирәсе. Әмма 31 октябрьгә кадәр алынган ипотека заявкалары 14 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип ачыклык кертәләр банкта.
Айлык ипотека түләве хәзер, ярты ел элек булганнан, бер ярым тапкырга күбрәк булачак. "IRN.RU күчемсез милек базары индикаторлары" аналитик үзәге җитәкчесе Олег Репченко фикеернчә, мондый ставкада кешеләр кредит алырга әзер түгел. Үзәк банкның ставканы сентябрь уртасында 13 процентка кадәр күтәрүе күчемсез милек базарындагы хәлгә кардиналь йогынты ясамады.

Соңгы атналарда фатирларга булган ихтыяҗның сәбәбе – ипотеканы халык элекке ставкалар ярдәмендә элегрәк хупланган гаризалар буенча алды. Һәм аңлашыла да: алдан хупланган кредитлар бетү белән, сату да кими бара. 
Киләсе айларда ипотека кредиты базарында активлык кимү көтелә, шул исәптән ташламалы программалар буенча да дип фаразлана. РФ ДОМ мәгълүматларына караганда, хәтта дәүләт ярдәме программалары буенча да октябрьнең беренче өч атнасында 340 млрд сумга якын ипотека кредиты бирелгән, бу сентябрь белән чагыштырганда якынча 27 процентка азрак.

Ставкаларның үсүе дә, беренче кертемнең артуы да торак базарына йогынты ясамый калмый. Ихтыяҗ кимү белән, күчемсез милек бәясенең үсеше акрынаячак, дип саный Романенко. Шуңа күрә ел ахырына кадәр торак бәясендә үзгәрешләр көтәргә кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading