16+

Ир-атлар хатын-кызларга чәчәк бүләк итәчәк

ВЦИОМ уздырган сораштыру нәтиҗәләрдән күренгәнчә, хатын-кызларның 38 проценты 8 март бәйрәменә бүләккә ял итәргә юллама турында хыяллана, әмма, ир-атларның бары 3 проценты гына мондый бүләк бирергә әзер булуын белдергән.

Гүзәл затларның 23 проценты концертка, театрга билет алырга тели, шулай ук бүләккә сертификатлар бирсәләр дә сөенәчәкләр. 16 проценты кесә телефоны, гаджетлар, 14 проценты көнкүреш җиһазлары, 13 проценты ювелир эшләнмәләр, 12 проценты автомобиль, 11 проценты бизәнү әйберләре-косметика турында хыяллана. Ә менә сораштыруда катнашкан ир-атларның 68 проценты хатын-кызларга чәчәк бүләк итәчәкмен, дип җавап биргән.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading