Казан федераль университеты галимнәре Җиргә якынлашып килә торган162082 (1998 HL1) астероидын күзәтә.
Күк җисеменең диаметры 1 чакрымга җитә.
КФУның Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Ильфан Бикмаев сүзләренчә, Җир өчен ул куркыныч тудырмый.
25-26 октябрь көннәрендә астероид Җирдән 6 млн чакрым ераклыкта (чагыштыру өчен Ай белән Җир арасыннан 16 тапкыр күбрәк) очып узачак, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар