16+

Иркә "Кыргый гөл" җырының клибын ничә сумга төшергән?

Татарстанның атказанган артисты Иркә “Кыргый гөл” җырына клип төшерде. Әлеге клипның кайбер нечкәлекләре турында Иркә социаль челтәрдә сөйләде.

Иркә "Кыргый гөл" җырының клибын ничә сумга төшергән?

Татарстанның атказанган артисты Иркә “Кыргый гөл” җырына клип төшерде. Әлеге клипның кайбер нечкәлекләре турында Иркә социаль челтәрдә сөйләде.

Клип атлар белән төшерелгән, Иркә һәм аның төркемендәге егетләр ат өстендә йөри. “Минем атның исеме Ураган булып чыкты. Әллә ничә сәгать ат өстендә йөреп, төшкәч рәхәтлеген аңлатып булмый. Ә клипны Лаешның матур табигатендә төшердек. Фидаил Вәлиуллинга бик зур рәхмәт. Үзе шул районнан булгач, бөтен матур җирләрне ул эзләде, тапты. Киемнәрне, образны үзем эзләдем, таптым. Үземне шулай тойдым бу клипта. Клипны кыйммәткә төшермәдек... Үзебезчә генә, үз тырышлыгыбыз белән”, - ди Иркә.

p.s. Фотода - Иркәнең яңа клибында төшкән образы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading