16+

Иртәгә балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә эшләячәк

27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр татарстанлылар өчен балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан кайнар линия эшләячәк.

Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча бирә ала.

Консультацияне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading