16+

Иртәгә гөнаһлар гафу ителә торган көн

Быел Гарәфә көне 11 сентябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә әйтелгәнчә, "Хаҗның иң төп арканнарының берсе - Гарәфә көне, Гарәфәт тавында басып дога кылу. Нәрсә сорасагыз да, Аллаһ Тәгалә һәрбер доганы кабул итә, һәрберсенә җавап бирәчәк", - ди. Шуңа да Гарәфә мөселманнар өчен бик дәрәҗәле көн. Татарстан мөфтие урынбасары...

- Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: "Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм". Ягъни шулай ук изгелектә булып, дога кылу, изге гамәлләр кылу, чөнки Гарәфәдән соң икенче көн инде Корбан гаете булачак. Гарәфә көненә бәйле тагын бер нәрсә бар: ул да булса, тәкбир-тәшрик. "Тәкбир" дигән сүз Раббыбыз Аллаһны олылау, зурлау, ягъни "Аллаһу әкбәр" дип әйтү. Һәм менә шушы Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, гает көннәрендә фарыз намазларыннан соң тәкбир-тәшрик сүзләре әйтелә. Ул бик дәрәҗәле, бик фазыйләтле сүзләр. Гаеткә дә шушы сүзләрне әйтеп барабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Гарәфә көнендә күбрәк Коръәннең ахыргы өч сүрәсен, ягъни "Ихлас", "Фәләк", "Нәс" сүрәләрен укырга, Аллаһ Тәгаләдән тәүбә-истигъфар сорарга, күбрәк дога кылырга кушкан, - дигән Рөстәм хәзрәт "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading