Татарстан территориясендә һәм Казанда иртәгә, 29 декабрьдә, төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә.
Төньяктан җилнең секундына 16-21метр тизлеккә кадәр көчәюе (Казанда секундына 18 метр) буран көтелә. Күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Юлның кайбер урыннарында кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Иртәгә төнлә һава температурасы -6 градустан 11 градуска кадәр, түбән урыннарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез -4 градустан -9 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Хөрмәтле татарстанлылар, бу вакытта гадәттән тыш хәл күзәтелсә, 112 номерына шалтыратырга мөмкин, шуны истән чыгармагыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар