Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә
Татарстан территориясендә һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
8 август көнне урыны белән яшеннәр, секундына 17-22 метр тизлеккә җитүчән көчәючән кискен җил көтелә. Кайбер районнарда боз явачак.
Казанда да яшеннәр һәм секундына 15-20 метр тизлеккә җитүчән җил булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар