16+

Иртәгә җылы, ләкин җилле көн булачак

Иртәгә, 7 октябрьдә, Татарстан территориясендә уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Хәер, көндез ул вакыт – вакыт көчәячәк һәм секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Барыннан да элек, төбәкнең көньягында, көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.
 
фото - pixabay.com

чыганак - tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading