16+

Исемең сирәк – кемнәр кушкан: казанлылар балаларына Айваз, Лука, Зинира, Славян исемнәрен биргән

Узган атнада ТР башкаласында 363 бала туган.

Узган атнада ТР башкаласында 363 бала туган.

Узган атнада, 20 сеннән 26 нчы ноябрьгә кадәр Казанда 363 бала дөньяга килгән: 184 малай һәм 179 кыз. Туганда иң зур авырлыктагы бала 4 950 грамм булса, иң кечкенәсе 1 620 грамм тәшкил иткән.

Яңа туган балаларга Марк, Кәрим, Сәмир, Ранель, Сәминә, Әминә, Арина һәм Таисия кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар. Күрсәтелгән чорда иң сирәк исемнәр Айман, Хәким, Айдан, Айваз, Лука, Хәят, Назар, Инга, Севилия, Зинира, Алида, Эвелина һәм Славяна булган.

Узган атнада ТР башкаласында 258 никах теркәлде, дип хәбәр итә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading