16+

Исемлектә каен гөмбәсе: аларны җыйган өчен россиялеләрне 9 елга төрмәгә утыртачаклар

Октябрь аенда Россиядә Җинаять кодексында яңа маддә үз көченә керәчәк.

Октябрь аенда Россиядә Җинаять кодексында яңа маддә үз көченә керәчәк.

Аның нигезендә Кызыл китапка кертелгән гөмбә һәм үсемлек төрләрен юк итү яки бозу өчен җаваплылык каралган. Бу хакта Лента.ру порталы хәбәр итә. 
Канунга үзгәрешләр 12 октябрьдә гамәлгә керәчәк. Каен гөмбәсен җыйган өчен иң зур җәза — 9 елга төрмәгә утырту. Бу хакта адвокат Татевик Чугурян хәбәр итә. Шулай ук эксперт билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кемгә төрмә янавы турында сөйләү иртәрәк, әмма бу гади гөмбәчеләргә кагылмаячак.

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның апрелендә Җинаять кодексына үзгәрешләр керту турында раслады. Бу документ нигезендә, зыян китерү, аңлы рәвештә юк итү, законсыз табыш алу, җыю, сатып алу, саклау, ташу, җибәрү яки сату 9 елга кадәр төрмә җәзасы белән җәзаланачак.
Адвокат шулай ук шундый ук гамәл өчен җаваплылык Административ хокук бозулар кодексында каралганлыгын билгеләп үтте. Конкрет эпизодлар экологик зыянның зурлыгына, гаеп формасына һәм җәмәгать куркынычына карап квалификацияләнәчәк. Мәсәлән, сирәк очрый торган гөмбәләрне очраклы рәвештә җыйган пенсионер гөмбәче хокук бозучы дип саналмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading