16+

IT-генийлар Казанга җыелачак

Казанда август аенда мәктәп укучылары арасында информатика буенча халыкара олимпиада үткәреләчәк. IT юнәлеше буенча шундый зур чара Россиядә инде егерме елга якын булганы юк. Олимпиадада 80 илдән 350гә якын яшь гений катнаша.

Казанда август аенда мәктәп укучылары арасында информатика буенча халыкара олимпиада үткәреләчәк. IT юнәлеше буенча шундый зур чара Россиядә инде егерме елга якын булганы юк. Олимпиадада 80 илдән 350гә якын яшь гений катнаша.

Турнир Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә оештырыла. Олимпиадага кагылышлы төп әзерлек эшләре инде апрель аенда башланачак. Бу вакытта академия мәктәп балалары арасында Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабын кабул итә.

IT ярышлар үткәрелә торган җир уңайлы, балаларның буена карап җиһазландырылырга, ут та дөрес төшергә тиеш. Олимпиада үткәрү өчен махсус 450 ноутбук кайтартылачак. Яшь генийлар тәрҗемәчеләре, укытучылары белән бергә Универсиада авылында яшиячәк.

Академиянең үзендә дә үзгәрешләр көтелә: буфетта ярты елдан интеллектуаль ярышларның тәрҗемәчеләре урнашачак, ә спорт зал мәктәпнең IT үзәгенә әвереләчәк.

Ярышлар үзе биш сәгать дәвам итәчәк. Һәр укучыга өчәр бирем тапшырыла, аларның һәрберсенә программа язырга кирәк. Программаның эшлиме, юкмы икәнен жюри әгъзалары тикшерә.

Биремнәр бик авыр, информатика юнәлешендә укыганнарның да хәтта теше үтми. Монда бер шиксез экстраординар кешеләр җыелачак, - диде Олимпиада президенты Красимир Манев.

Олимпиада үткәреләчәк бина белән танышкач, оештыру коммитеты кәнагать калган. Казан янә үзен яхшы яктан күрсәтеп, бу Олимпиаданың тарихта калуына шиге юк аларның.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading