16+

Җитештерүчеләр казылыкларга бәяләрнең ни өчен артуын аңлатты

Россиянең казылык һәм сосискалар җитештерүчеләре әлеге продукциягә бәяләрнең 7-20 процентка артуы турында хәбәр итте.

Россиянең казылык һәм сосискалар җитештерүчеләре әлеге продукциягә бәяләрнең 7-20 процентка артуы турында хәбәр итте.

Ит эшкәртү белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләр казылык, сосиска һәм башка продукциянең кыйммәтләнүе турында кисәттеләр, дип яза "Известия" эре ритейлерлар вәкилләренә сылтама белән.

"Иң эре ун компания-ит эшкәртүче ритейлга үз продукциясенә бәяләрне октябрь ахыры - ноябрь башында 7-20 процентка күтәрү турында хәбәр итте", - дип билгеләп үтте газета.

Аерым алганда, мондый мөрәҗәгатьләрне "Мираторг", "Останкино", "Дымов", "Клинский" җибәрде. Алар чималның, савытларның, юучы матдәләрнең, йомырка меланжының кыйммәтләнүе һәм башка сәбәпләр белән бәяләрнең артуын аңлата.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Известия" гә хөкүмәт продуктларга бәяләр белән вәзгыятьне тотрыкландыру өчен чаралар комплексы кабул итте, дип искәрткән. Быел терлекчелек предприятиеләренә азык сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләү буларак өстәмә 10 миллиард сум акча бүлеп бирәләр.

Искәртеп узыйк, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр игълан ителгән эшсез көннәрдә бизнеска ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading