16+

Юл кагыйдәләрен бозмаган өчен транспорт салымына ташлама билгеләргә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме шундый тәкъдим белән чыккан.

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме шундый тәкъдим белән чыккан.

Алар салым чорында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер тапкыр да бозмаган автомобильчеләргә, мотоцикл һәм башка транспорт чараларын йөртүчеләргә 50 процент ташлама кертергә тәкъдим итә.  Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән, дип яза “Российская газета”.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу статистикасы туктаусыз үсә. 2022 елда кагыйдәләрне бозучыларга ЮХИДИ салган штрафлар саны 136,8 миллиард сумга җиткән. 2021 ел белән чагыштырганда, штрафлар саны 12 процентка арткан. Ә узган елгы нәтиҗәләргә караганда, юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча административ эшләр саны – 240 миллион булган. Ә штрафлар күләме 170 миллиард сумнан артып киткән.

Бу мәгълүматлар машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенең тискәре динамикасын күрсәтә. Шул ук вакытта барлык кагыйдәләрне һәм таләпләрне намус белән үтәүче күпсанлы машина йөртүчеләр дә бар.

"Гамәлдәге кануннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен зур штраф системасы каралган, әмма авария булдырмый торган намуслы машина йөртүчеләрне тиешле дәрәҗәдә хуплаган нормалар юк. Машина йөртү культурасының үсешен тиешле дәрәҗәдә мотивацияләүче канун нигезләмәләре юк" диелә аңлатма язуында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading