16+

Изге Болгар җыены 14 июньдә булачак

"Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы быел Казанда 12-14 июньдә була.

"Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы быел Казанда 12-14 июньдә була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган форумга Татарстанның үзеннән һәм Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән барлыгы 900ләп делегат килүе көтелә. 12 июнь көнне җомга намазыннан соң, имамнар төрле секцияләргә бүленеп эшләчәк: "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре" концепциясен тормышка ашыру программасы; татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы; мәктәп һәм дин; татар халкында дин һәм милли үзаң.

Программа буенча, ул көнне кичен делегатлар, кунаклар өчен К.Тинчурин театрында Әтнә татар театрының Мирсәй Әмир әсәре буенча «Миңлекамал» спектакле тәкъдим ителә.

Изге Болгар җыены исә 14 июньдә үткәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading