Ижевск шәһәрендә урланган 1,5 яшьлек баланы Казанда тапканнар.
Баланы урлаган ир-егет тоткарланган. Ул үзен сабыйның биологик әтисе дип белдергән.
2 февраль көнне 21 яшьлек ир-егет баланы әнисенең рөхсәте белән урамга саф һавага алып чыгып киткән. Әмма фатирга кире әйләнеп кайтмаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Ир-егет Казанда тоткарланган. Ул бала белән яшәү өчен арендага фатир алган. Ир-егет баланың әтисе булуын һәм аны мөстәкыйль тәрбияләргә теләвен әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар