16+

Кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак

Кемгә һәм күпме?

Кемгә һәм күпме?

Дәүләт Думасы пленар утырышта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар өчен индексацияне исәпкә алып, пенсиягә ай саен 1200 сум өстәмә турында төзәтмә кабул итте.

Кабул ителгән төзәтмә нигезендә, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар, балачактан I төркем инвалидлардан тыш, пенсияләренә ата-ана яки опекун тарафыннан каралуга бәйле рәвештә ай саен түләнә торган инвалидлар ай саен 1200 сум өстәмә алачак.

Төзәтмә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрне пенсия һәм өстәмә социаль тәэмин итү үзгәрешләре турындагы канун проектының икенче укылышы кысаларында кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading