16+

Кайбер хатын-кызлар инде 50 яшендә картлык буенча пенсиягә чыга ала

Бу биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан күпбалалы хатын-кызларга кагылачак.

Бу биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан күпбалалы хатын-кызларга кагылачак.

Мондый ташламаны алу өчен хатын-кызның кимендә 15 ел гомум стажы булырга тиеш. Аңа шулай ук 1,5 яшькә кадәр бала карау чоры да кертелә. Гомумән алганда, бу чор 6 елдан артмаска тиеш. 

Шулай ук 50 яшьтә пенсиягә чыгу инвалидның әти-әнисенең берсенә яки опекунына тиеш. Хатын-кызның өч баласы булса - 57 яшендә, дүрт баласы булса, тагын бер елга иртәрәк пенсиягә чыгарга хокуклы.

Республикада 17 меңгә якын күп балалы хатын-кыз иминият пенсиясен ала инде, дип хәбәр итә Татарстан Социаль фонды.

Язмага реакция белдерегез

0

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading