16+

Камал театры чемпионат кысаларында спектальләр куячак

Спортның су төрләре буенча чемпионат кысаларында оештырылган мәдәни программада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 7-15 август көннәрендә 9 спектакль күрсәтәчәк.

Спортның су төрләре буенча чемпионат кысаларында оештырылган мәдәни программада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 7-15 август көннәрендә 9 спектакль күрсәтәчәк.

Беренче көнне кунакларга Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" әсәрен күрсәтәчәкләр. Әлеге пьеса юкка гына сайланмаган. Аны халык аеруча яратып кабул итә. Әсәр инде 1926 елдан бирле сәхнәдән төшми. Тамашачылар шулай ук Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин", Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре", Галиәскар Камалның "Банкрот" әсәрләрен дә тәкъдим итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading