16+

«КАМАЗ-Автоспорт» НП директоры Владимир Чагин: "Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрен абруйлы итәчәк"

Конституциягә кертелгән төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.

"КАМАЗ-Автоспорт" генераль директоры Владимир Чагин билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк, димәк, эшче һөнәрләренең абруе һәм популярлыгы артачак. Шундый фикер белән ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре белән уртаклашты. Хезмәткә хөрмәт СССР Конституциясендә телгә алынган, әмма 1993 елда әлеге постулат сызып ташланган. Әмма шул вакыттан алып дәүләтнең өстенлекләре үзгәрде, аерым алганда, эшче һөнәрләренең кыйммәтләрен аңлау килде. Аның сүзләренә караганда, эшче һөнәрләренең ихтыяҗы артуга хезмәт ияләренең хокукларын хөрмәт итү һәм яклау турында төзәтмәләр ярдәм итәчәк. "Эш бирүченең башбаштаклыгы булырга тиеш түгел, ул үз хезмәткәрен аңа яшәү авыр булган шартларга урнаштырырга тиеш түгел", - дип аңлатты Владимир Чагин. Илнең Төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр анда хезмәткә хөрмәт һәм хезмәт хокукларын яклау турында турыдан-туры язарга тәкъдим итә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading