16+

Камилә Вәлиеваның допинг-эшендә яңалык бар

Белгечләр Камилә Вәлиева организмында табылган препарат турында язма әзерләгән.

Белгечләр Камилә Вәлиева организмында табылган препарат турында язма әзерләгән.

Футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге табибы Эдуард Безуглов, Россия Олимпия җыелмасы табибы Андрей Жолинский, футбол ЦСКАсының физик әзерлек буенча тренеры Райланд Морганс, А.И. Евдокимов исемендәге МДСУ терапия, клиник фармакология һәм ашыгыч медицина ярдәме кафедрасы доценты Олег Талибов һәм башкалар спортта триметазидинны куллану турында мәкалә язган (аны Камилә Вәлиевада таптылар).
Алар хәбәр итүенчә, триметазидинның кешенең физик халәтенә уңай йогынты ясавы турында мәгълүмат юк. 
Камилә Вәлиеваның допинг-эше буенча карарларны ким дигәндә тагын бер-ике ай көтәргә кирәк, якынча вакыты - 8 август. Калган вакыт эчендә нәтиҗәгә күп нәрсә йогынты ясарга мөмкин - мәсәлән, Россия медиклары һәм галимнәренең яңа тикшерүе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading