Канаданың туплы хоккей буенча җыелма командасы 2018 нче елда Хабаровскида узачак дөнья чемпионатына килмәячәк.
Канаданың Россиядә узучы чемпионатларга килмәве беренче тапкыр гына түгел – 2015 нче елда да шул ук Хабаровскида узган Дөнья чемпионатында катнашудан баш тарткан иде. Ул чакта килмәүнең сәбәбе – акча юклык булса, бу юлы Халыкара туплы хоккей федерациясеннән алынган хатта сәбәпләре әйтелми.
Канада агымдагы елда Дөнья чемпионатының В төркемендә җиңеп, киләсе турнирда элитлы дивизионда чыгыш ясау хокукына ия булган иде, аның урынына хәзер Венгрия чыгыш ясаячак. Ярышлар киләсе елның 29 гыйнвареннән алып 4 нче февральгә хәтле барачак.
Моңарчы Канаданың биатлончылары да Россиядә узачак чемпионатка бойкот белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар