Балтыйк диңгезеннән Татарстанга циклон китергән аномаль җылылык аркасында, кар эрү тизләшергә мөмкин.
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бу турыда «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.
«Хәзер безнең аша җылылык дулкыны уза. Бүген климат буенча тәүлеклек уртача температура 3 градуска якын булырга тиеш, ә фактта ул күпкә югары. Җомга көнне 5 градустан күчү тотрыклы булды, ә бу үсемлекләрнең вегетация чорының башы. Табигать язгы законнар буенча яши башлый», - дигән ул.
Белгеч быел уҗымнарның кар астында озаккарак калуын билгеләп үтте. Апрель башында Казанга бер айлык диярлек явым-төшем нормасы яуды, ә хәзер кисәк җылытты. Шуңа язгы процесслар сизелерлек тизәергә мөмкин.
«Кар бик тиз бетәчәк, язгы ташу көчле булырга мөмкин», – дип ассызыклады КФУ профессоры.
Чыганак: Татар-информ
Комментарийлар