16+

Карадениз: Эрдоганның Казанда рәсми рәвештә мәчет ачуын телим

Татарстан Биектау муниципаль районы Калинино авылында Гёкдениз Карадениз иганәсенә мәчет төзелеше 2016 елда башланды. Ул 2020 елның октябрендә ачылды.

Татарстан Биектау муниципаль районы Калинино авылында Гёкдениз Карадениз иганәсенә мәчет төзелеше 2016 елда башланды. Ул 2020 елның октябрендә ачылды.

Казанның "Рубин" командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы, ә хәзер "Рубин-2" нең баш тренеры Гекдениз Карадениз РИА Новостига биргән интервьюсында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Казанда үз мәчетен рәсми ачуда күрергә теләвен белдергән.

Төркия футболчысы Карадениз 2008 елдан 2018 елга кадәр "Рубин" өчен чыгыш ясаган, шулай ук ил Кубогын яулаган һәм ике тапкыр Россия Суперкубогы җиңүчесе булган. Ул Казанда 2020 елдан бирле эшли торган мәчет төзеде.

"Мәчет төзегәнче мин Казанда бик озак футбол уйнадым һәм монда яшәдем. "Рубин" белән мин бүләкләр яуладым һәм зур уңышларга ирештем, бу казанышлар мине шәһәр һәм республика белән бәйләде. Без, әлбәттә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның мәчет ачуда катнашуын теләдек. Шуңа күрә рәсми ачылыш әле булмаган, әмма ул инде тәүлек әйләнәсе эшли. Әгәр Эрдоган Россиядә булса, мәчетебезгә килеп, аны рәсми рәвештә ачуын телибез һәм моның өчен сөйләшүләр алып барабыз", - дигән Карадениз.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading