16+

Каравыл, талыйлар

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, быелның биш аенда Татарстанда 322 торакта урлау очрагы теркәлгән.

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, быелның биш аенда Татарстанда 322 торакта урлау очрагы теркәлгән.

Казан караклары күбрәге яңа төзелеп килә торган торакларны, һәм элиталы фатирларны баса икән. Урлау очракларының 70 проценты Яшел Үзән, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә теркәлгән. Ни хикмәт, каракларны видеокүзәтү камерлары урнаштырылган булу да туктатып калмый, дип гаҗәпләнә полиция хезмәткәрләре.

Иң катлаулы бикне ачу да оста караклар өчен берничә минут вакытны ала, хәер урлаучылар ачык калган балкон, пластик тәрәзәне ватып та керәләр. Каракларның күбесе хуҗаларның озак өйдә булмауларыннан файдалана.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Казанда Мәскәү районында караклар бер фатирдан 900 мең сум акча, документлар, ювелир эшләнмәләр урлап чыкканнар. Гомуми зыян 2 миллионны тәшкил итә. Кыскасы, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат кисәтә:

- йозакта ачкыч калдырмагыз, ачкычыгызны югалткан очракта, бикне алыштырыгыз;

- ачкычны билгеләнгән урында калдыру да куркыныч, (Әйтик, кемдер почта әрҗәсендә, ковер астында ачкыч калдырырга ияләнгән)

- үзегез киткәндә балкон тәрәзәләрен, форточкаларны ябарга онытмагыз;

- беренче катта яшүчеләргә тәрәзәләрен тимер рәшәткә белән әйләндереп алу комачау итмәс;

- Озакка китүегез турында берәүгә дә сөйләмәгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading