Узган атнада Башкортстанның Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар иде. 1 айдан артык качып йөргән гаиләне телефон шалтыратуы буенча табалар. Луизаның бер баласы бабасына шалтыраткан була.
Скопировать ссылку

Барысын да бер сорау борчый – кассирның ике баласы белән нәрсә булыр? Алар кем белән калыр?
«Белгәнемчә, балалар Уфага кайтып җитеп киләләр инде. Салават шәһәренең опека органнары озатуында бабалары кызларны Башкортстан башкаласында көтә. Бүген балалар аңа тапшырылачак дип уйлыйм, чөнки моның өчен барлык нигезләр дә бар — вакытлыча опека рәсмиләштерелде», – дип хәбәр итә Башкортстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Милана Скоробогатова.
Комментарийлар