16+

Татарстанның кайсы районында кешеләр күбрәк үлә?

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлем күрсәткечләре югары булган районнарны атады.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Марат Садыйков 2022 елда республиканың кайсы районнарында үлүчеләр саны бик югары булуын хәбәр итте. Министр һәр муниципаль районда халык үлеменә анализ ясалганын әйтте.

Марат Садыйков сүзләренә караганда, Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Апас районнарында үлем күрсәткече югары.

"Бу районнарның баш табибларына кыска вакыт эчендә үлүчеләр санын киметү планнарына үзгәрешләр кертергә һәм хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Җентекле методик тәкъдимнәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм сезнең адреска җибәрелде», - дип өстәде ул.

Шул ук вакытта Питрәч районында, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда үлүчеләр саны иң түбән дәрәҗәдә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading