16+

Казан аэропорты хезмәткәрләре пассажирларның әйберләрен урлауда шикләнелә

Китерелгән зыянның гомуми суммасы 100 мең сумнан артык тәшкил итте.

Китерелгән зыянның гомуми суммасы 100 мең сумнан артык тәшкил итте.

Казан аэропортының алты хезмәткәре пассажир багажыннан әйбер урлауда шикләнелә. Бу хакта Казан транспорт полициясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре аэропортның 30 яшьлек хезмәткәрен тоткарлаган. Ул Казан - Сочи рейсында очкан пассажирларның урланган әйберләре тутырылган пакетны чыгарырга маташкан. Шулай ук аның тагын биш җинаятьтәшен ачыклый алганнар. Алар шулай ук аэропорт хезмәткәрләре булып чыккан.

Ачыкланганча, ир-атлар ел дәвамында самолетның йөк сакланучы урыныннан пассажирларның әйберләрен урлап кәсеп иткәннәр. Элекке аэропорт хезмәткәрләре өйләрендә урланган балалар кроссовкалары, ноутбук, мобиль телефон, алкоголь һәм парфюм тапканнар.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading