Казан халыкара аэропортына рәсми рәвештә татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. Тиешле Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган.
Скопировать ссылку
Казан халыкара аэропортына рәсми рәвештә татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. Тиешле Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган.
«Бегиш» аэропорты Советлар дәүләт эшлеклесе, «Түбән Кама нефть химиясе» җитештерү берләшмәсе директоры, СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исемен алды.
Узган елның декабрендә «Россиянең бөек исемнәре» бәйгесендә катнашкан 47 аэропорт өчен исем сайлау буенча финал тавыш бирү нәтиҗәләрен ясадылар. Конкурста барлыгы 5 млн 525 мең 553 кеше катнашты. Күпчелек төбәкләрдә иң күп тавыш җыйган исемнәр җиңүче дип табылды.
«Казан» халыкара аэропорты исеме өчен тавыш бирү шорт-листына Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев исемнәре кергән иде.
div>
Бөек татар шагыйре, хәзерге заман әдәби татар теленә нигез салучыларның берсе, рус шигъриятендәге Александр Пушкин кебек үк татар әдәбиятында да зур урын алып торучы Габдулла Мөхәммәдгариф улы Тукай исеме җиңүче булды.
Комментарийлар